+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 август 2018, 12:16

Путин Карин Кнайсль белән биеде!

Илебез Президенты Владимир Путин - күпкырлы шәхес: ул шәп сәясәтче дә , яхшы спортчы да, юмор хисенә бай кеше дә, чын джентльмен да.

Моның шулай икәнлегенә барлык дөнья халкы, ул Австриянең чит илләр эшләре министры Карин Кнайсльнең туена барып , аның белән вальс әйләнгән чагында инанды.
Путин яшь кәләш белән вальс әйләнеп кенә калмады, бик матур тост та әйтте, бүләкләр дә бирде. Карин һәм аның ире Вольфган Мейлингер Тула самавырын, авыл сурәте төшерелгән картинаны, борынгы май сыккычны бик яратып кабул итте.
Шулай ук, яшь парны котларга Русиядән Кубань казаклары хоры да килгән иде. Алар, «Многая и благая лета!», «Любо, братцы, любо!» кебек билгеле җырлары белән беррәттән, күренекле Австрия җырчысы Удо Юргенсның репертуарыннан "Siebzehn Jahr", "blondes Haar" кебек җырларны да башкарды.
Туйдан соң Путин Германиягә юлланды. Ул анда канцлер Ангела Меркель белән очрашты.
Читайте нас: