+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 август 2018, 16:47

Кыярлы лечо

Кыярлы лечо әзерләү өчен 2,5 килограмм помидор, 1 килограмм татлы борыч, 5 килограмм кыяр, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе, 200 грамм үсемлек мае, 3 аш кашыгы тоз кирәк булачак.

Помидор һәм татлы борычны иттарткыч аша үткәрегез һәм, тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 20 минут кайнатыгыз. Аннары шуңа түгәрәкләп туралган кыярларны салып, янә 10 минут кайнатыгыз. Тәм өчен бераз сарымсак ваклап салырга мөмкин.
Кайнар лечоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябыгыз һәм төреп куегыз. Мондый салат гарнир янына бер дигән ризык булачак.
Читайте нас: