+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 август 2018, 16:20

Бүген — Гарәфә көне

Бүген зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – көннәрнең иң кадерлесе, Гарәфә көне.

Изге гамәлләр кылган өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла. Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк.
Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның кичерелүен сорау киңәш ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Гарәфә көнендә (зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә) тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була».
Читайте нас: