+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 август 2018, 16:53

Республиканы сары үрмәкүч баса...

Алар бигрәк тә Уфа янындагы Нагаево авылында күпләп күренә.

Республикада сары үрмәкүчләр күренә башлаган. Алар бигрәк тә Нагаево авылында күпләп күзәтелә.

"Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, алардан зыян күрүчеләр дә бар. Үрмәкүч тешләгәннән соң инде ике кеше, үзен начар хис итеп, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.

Галимнәр фикеренчә, бу "сары сак" дигән үрмәкүч. Сары сак - агулы бөҗәк, ләкин ул тешләгәннән соң кеше үлми. Тешләнгән урын нык авырта, шешә, баш әйләнә, косасы килә.

Билгеле булуынча, сары сак үзе һөҗүм итми. Белгечләр бу бөҗәкнең республикада таралуын аларның яшәү ареалы киңәү белән аңлата. Эссе көннәрдә алар бигрәк тә күпләп үрчи икән.
Читайте нас: