+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 август 2018, 12:54

Бал кортлары этне үтергән...

Бу хәл Уфа районының Карашиде авылында булган.

Уфа районының Яңа Карашиде авылында яшәүче бер кеше бакчасында бал кортлары асрый башлаган. Май аенда ул 10 умарта куйган. Халык моңа каршы булса да, ул аларны тыңламаган, бал кортлары беркемгә дә тимәячәк, дип ышандырган.

Шушы көннәрдә умартачы бал аерткан вакытта бал кортлары, күршесенең этенә ташланып, аны чагып үтергән. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Сәетгалиевлар күршеләреннән умарталарны ераккарак алып куюын күптән сораган булган. Ләкин умартачы аларны эт үлгәч кенә алып куйган. Хәзер аның бакчасында бер умарта калган.

Закон буенча, умарталар күрше участоктан 10 метр ераклыкта яисә ике метр биеклектәге койма артында урнаштырылырга тиеш.

Сәетгалиевлар һәм Яңа Карашиде авылында яшәүче тагын берничә кеше полициягә шикаять язганнар. Алар умартачыны законсыз рәвештә умарта кортлары асрауда гаепли.
Читайте нас: