+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 август 2018, 12:32

Ятим һәм караучысыз калган балалар һәрчак игътибар үзәгендә

Республикада "Наши дети" хәйрия фондының "Остазлык" проекты уңышлы эшләп килә.

Укытучылар форумының дискуссия мәйданчыгында күтәрелгән мөһим мәсьәләләрнең берсе - ятим һәм караучысыз калган балалар, аларны социальләштерү процессында катнашучыларның социаль активлыгын арттыру өчен хәвефсез мохит булдыру.
"Наши дети" хәйрия фонды директоры урынбасары Ольга Власова "Остазлык" проектының уңышлы эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге проектның асылы балалар йортларында тәрбияләнүче үсмерләргә волонтер-остазлар беркетүдән гыйбарәт. Волонтер-остазлар бик күп критерийлар буенча сайлап алына. Алар авыр тормыш хәлендә калган баланың киңәшчесенә, иң якын дустына, киңәшчесенә әйләнә.
"Бүгенге көнгә 182 шундый "үсмер-остаз" пары оешты. 40 пар инде ике елдан артык аралаша. Без бу проекты тагын да киңәйтүне күз уңында тотабыз", - диде Ольга Власова.
Читайте нас: