+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 август 2018, 14:09

"Киләчәктә дә шәһәрне төзекләндерү зарур"

Уфада "Синең мөмкинлекләр республикасы" форумы үтте. Ул торак-коммуналь хуҗалык, торак хуҗалары мәсьәләләренә багышланды.

Әлеге форумда 750дән артык кеше катнашты. Пленар өлештә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады һәм республиканы үстерү буенча мөһим бурычлар билгеләде.
- Уфа - административ үзәк кенә түгел, башкалабыз, икътисад, мәгариф, мәдәният һ.б. өлкәләр үсеш алган шәһәр. Монда миллионлаган кеше үзләренең мөрәҗәгатьләре, сораулары, ихтыяҗлары белән яши. Ә идарәчеләр, үзебезнең көндәлек тырышлыгыбыз белән кешеләрнең тормыш сыйфатларын яхшыртырга тиешбез. Биш ел эчендә республикабыз үсеш алды һәм киләчәктә дә күрсәткечләрне үстерергә ниятлибез. Яңа мәктәпләр төзелә, дәваханәләр төзекләндерелә һәм заманча технологияләр белән тәэмин ителә. Киләчәктә Уфа шәһәрендә яңа стадион төзү дә күз уңында тотыла. Уңай шәһәр мохите булдыруга омтылабыз, - диде Рөстәм Зәки улы.
Дискуссия барышында зал белән җанлы элемтә булдырылды. Торак-коммуналь мәсьәләләренә кагылышлы бик күп сораулар һәм аларга җаваплар яңгырады.
Әйткәндәй, Дуван районының Мәсәгуть авылында, Туймазы районында, Белорет, Мәләвез, Нефтекама шәһәрләрендә дә "Синең мөмкинлекләр республикасы" зона форумнары үткән иде. Аларда меңнән артык кеше катнашты. 14 августта, шулай ук, зона форумын Бөре шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.

Читайте нас: