+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
8 август 2018, 12:16

Посылкаларны паспортсыз алып булачак

“Известия” хәбәр итүенә караганда, Русия почта бүлекчәләреннән посылкаларны һәм заказлы хатларны алганда паспортны хәзер электрон култамга алыштыра алачак.

Электрон култамганы “Русия почтасы” сайтында яисә почта бүлекчәләрендә теркәлү формасын тутырып кертеп була.
Посылканы алу өчен операторга фамилияңне, исемеңне, әтиеңнең исемен, яки җибәрелгән трекинг-номерны әйтәсең, шуннан соң кесә телефоныңа раслау коды турында хәбәр килә, шуны почта хезмәткәренә әйтергә кирәк.
Акча түләргә кирәк булмаган посылкаларны электрон култамга белән раслап алып булачак.
“Русия почтасы”нда посылкаларны һәм заказлы хатларны электрон култамга ярдәмендә тапшыру элек моңа киткән вакытны биш тапкыр кыскартачак, дип исәплиләр.
Читайте нас: