+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 август 2018, 12:41

Агыйделдә бата язган...

Җәйнең эссе көннәренең берсендә Дүртөйле шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек егет Агыйдел елгасында батып үлә язган.

Бәхетенә, аның бата башлавын күреп калып, Дүртөйле районы Түбән Аташ авылыннан Закир Әбсәләмов коткарган.
Гаиләсе белән ял итеп, инде кайтып китәргә җыенган Закир Әсхәт улы Агыйдел ягыннан "Коткарыгыз!" дигән тавыш ишетә. Елга уртасында, көчле агымга эләгеп, бата-калка агучы егетне күргәч, ул ике дә уйламый, дулкыннар кочагына ташлана һәм батучыны судан тартып чыгара.
Агыйделдә көчле агымлы, чоңгыллы урыннар бихисап, аларга эләгеп, чыга алмый, һәлак булучылар саны ел саен артып тора, шуңа биредә ял иткәндә саклык турында бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Ә бата язган унҗиде яшьлек егет гомере буе әлеге көнне онытмас, мөгаен.
Читайте нас: