+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 август 2018, 12:50

Коррупциягә каршы көрәш көчәйтелде

Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә Коррупциягә каршы тору буенча идарә булдырылды. Тиешле указга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов кул куйды.

Идарә моңа кадәр республиканың Ведомствоара җәмәгать иминлеге советы аппараты составындагы Коррупцияне, башка хокук бозуларны искәртү һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге урынына ачылды. Бу төрле дәрәҗәдәге коррупциягә каршы көрәш буенча эшне көчәйтү максатында башкарылды.
Бу республикада әлеге юнәлештә алып барылучы эшнең беренчесе генә түгел. Тәбәктә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда яңа алымнар кертелә. Республиканың берничә законына үзгәрешләр кертелде, аларга ярашлы, муниципаль хезмәткәрләр Башкортстан Башлыгына керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүмат тапшырырга тиеш. Хокук бозулар ачыкланса, төбәк җитәкчесе урындагы үзидарә органына дөрес булмаган мәгълүмат тапшырган чиновникның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Узган ел йомгаклары буенча 33 гражданлык һәм 133 муниципаль хезмәткәр җаваплылыкка тарттырылган. Атап әйткәндә, муниципаль вазыйфалы һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән 30 кеше, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән бушатылган. Уфа һәм Нефтекама шәһәрләре хакимиятләрендә коррупцион төрдәге хокук бозулар ачыкланган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә республиканың төрле районнарында берничә авыл Советы башлыгы һәм депутаты вәкаләтләреннән бушатылган.

Читайте нас: