+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 август 2018, 13:19

Картасын алыштырган һәм... 203 миллион сум бурычка баткан!

Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган. Ә картадагы балансны караса, тәгәрәп китә язган...

Татьяна Иванова апрель аенда банкта хезмәт хакы салына торган карта ала. Берничә көннән балансны карый. Ә анда акылга сыймаслык бурыч - минус 203 миллион сум... Соңыннан ачыклануынча, бурычның чын хуҗасы аның адашы икән. Аларның исемнәре генә түгел, паспорттагы, ИННдагы мәгълүматлары да туры килә. Бердәнбер аерма - берсе Благовар районында теркәлгән, ә икенчесе Кемерово өлкәсендә.
Якташыбыз үзенең әлеге бурычка бернинди катнашы булмавын Кемеровоның суд приставларына аңлатып караган, тик әлегә бернинди уңай нәтиҗә юк.
"Әлеге бурычның 170 миллион сумы - кредит. Аны алганда, кредит алучы мотлак рәвештә фотога төшерелә. Бурыч алган кешенең шәхесен шул мәгълүмат буенча да ачыклап була, ләкин берсе дә бернәрсә дә эшләми", - дип ачына юктан гына бурычлы булган ханым.
Читайте нас: