+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 август 2018, 13:10

Интернет аша кәкре каенга терәгән...

Сез дә Интернет аша товар сатып алырга уйласагыз, алданырга әзер булыгыз!

Уфада яшәүче 33 яшьлек ир Интернетка балалар әйберләре сату турында игълан куя һәм социаль челтәрләрдә шундый ук төркем булдыра. Тәкъдим иткән товарны сатып алучылар аның якыннары исеменә ачылган банк карталарына акча күчерә. Әлбәттә, товар килми.
Кәкре каенга терәтеп куйган 153 кеше бер ел эчендә аңа 3 миллион сумнан да артык акча күчерә. Алдакчының ничек рәхәт яшәгәнен күз алдына китерү читен түгелдер.
Рәхәт, әмма озак түгел. Хокук саклаучылар балалар мәнфәгате белән уйнаган алдакчының эзенә төшкән, ул гаебен таныган һәм алдагы елларда төрмә шулпасы чөмерергә әзерләнә.
Читайте нас: