+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 август 2018, 13:06

Уфада "Алма көне" үтәчәк

Бу бәйрәмдә катнашучылар урта гасырлар мохитенә барып эләгәчәк дип көтелә.

18 августта Уфаның "Башкортстан" сәүдә үзәге каршында гаилә бәйрәме - "Алма көне" үтәчәк. Әлеге чара урта гасырлар стилендә оештырылачак. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Оештыручылар билгеләвенчә, бәйрәм кунаклары урта гасырлар чорындагы атмосфера көтә. Мәйданда ярминкә дә оештырылачак. Рыцарьлар турниры, урам музыкантлары, актерлар, биючеләр чыгышлары, фольклор коллективларның концерты да бик кызыклы булмакчы.
Балалар өчен интерактив мәйданчык эшләячәк.
Бәйрәм 13.00дән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Читайте нас: