+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 август 2018, 13:04

Кызамык чире арта

Башкортстанда соңгы 10 көн эчендә кызамык йоккан кешеләр саны 19га җиткән.Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Башкортстанда бүген кызамык белән 11 бала һәм 8 өлкән кеше авырый.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, алар арасында биш кеше әлеге авырудан прививка ясаткан булган, әмма барыбер алар да авырый. Күзәтчелек хезмәткәрләре әйтүенчә, андыйлар авыруның җиңел формасын кичерә. Ә прививканы, һичшиксез, ике тапкыр ясатырга кирәк.
Табиблар кызамыкның үлемгә китермәвен, әмма аңардан соң өзлегүләр булу ихтималлыгын дәлилли. Әгәр дә кеше дәваланмаса, бу начар ишетүгә яисә саңгыраулыкка китерә, яки үзәк нерв системасында тайпылышлар барлыкка килә.
Республикада авыручылар саны арту июнь ахырында күзәтелгән. Уфада, Уфа һәм Иглин, Чишмә районнарында инфекция таралмасын өчен прививка алмаган балаларны балалар бакчасына алу тыелган. Өлкәннәрне эшкә алганда да бу алым кулланыла.
Читайте нас: