+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 август 2018, 16:31

Карак ир... батыр хатын астында

Бу хәл Киров өлкәсендә булган. Вакыйганың шаһитлары аны видеога да яздырып алган, дип хәбәр итә intertat.tatar сайты.

Кировта яшәүче бер хатын-кызның көпә-көндез сумкасын алып качалар. Әмма ханым куркаклардан булмый һәм югалып калмый: ул каракны егып сала, өстенә сузылып ята һәм полиция хезмәткәре килгәнче бастырып тора.
"Балчык аша! Балаларымны акчасыз, ризыксыз калдырмакчы идеңме?!" - дип кычкыра ул угрыга. Зур гәүдәле хатын астында калган карак үрсәләнә, сүгенә, ялына, кычкыра, әмма котыла алмый.
Бу вакыйганың шаһитлары булган үсмер малайлар хатынның бу гамәлләренә тыкшынмый, бары тик видеога яздыра.
Ир шулкадәр курыккан була ки, полиция килгәч, ул, бик рәхәтләнеп, кулларын богаулата.
Менә шундый хатыннар бар бездә!
Читайте нас: