-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 август 2018, 16:09

Чәең ялган булмасын

Нәрсә эчәргә, күпме эчәргә? Җәй көне бу сорауның актуальлеге арта.

Гадәттә сау-сәламәт кеше организмы өчен һәр килограмм авырлыгы исәбеннән көненә 30 миллилитр чамасы су таләп ителә, дип язалар, сөйлиләр. Ягъни җитмеш килограмм авырлыктагы кеше тәүлегенә 10 стаканнан аз гына күбрәк су эчәргә тиеш, дигән сүз. Әлбәттә, спорт белән шөгыльләнүче яки эссе цехта эшләүче кешегә күбрәк тә эчәргә кирәк була.
Шул ук вакытта кибет киштәләрендәге эчемлекләр, хәтта гап-гади чәй дә организмга зыян салырга ихтимал икәнлеген дә онытмыйк. Биредә сыйфатлы табигый чәй турында сүз бармый, әлбәттә. Ә менә әллә нинди җиләк, үләннәрнең хуш исе һәм тәме килеп торган химия могҗизаларының хәтта иң нык организмга да “сугу” куркынычы бик зур. Чөнки чәйгә кипкән җиләк-җимеш кисәкләре салып мәшәкатьләнүче җитештерүчеләр бик сирәктер. Чәй составына игътибар итсәгез, анда “ароматизатор” дигән сүзне күрмичә калмассыз. Бигрәк тә пакетлы җиләк-җимеш чәйләре сагайтырга тиеш. Чөнки аңа буяулар һәм тәмен, исен үзгәртердәй химик матдәләр өстәлә. Тәме чәйгә чыксын өчен, беренчедән, җиләк-җимешне күп салырга кирәк (бу очракта чәй җитештерүчегә бик кыйммәткә төшәчәк). Икенчедән, мондый чәй, компот кебек, озак пешәргә тиеш.
Иң яхшысы — яшел чәй. Табигать ничек бүләк иткән — шул килеш сакланган, ягъни берничек тә эшкәртелмәгән чәй ул. Ә карасы эшкәртелгән, хәтта кыздырып алынган яфраклардан ясала. Шуңа күрә аның күп кенә файдалы матдәләре югала. Әмма, кызганычка каршы, күпләребез яшел чәйнең әйбәтрәк, сихәтлерәк икәнен аңламый. Анда С, Р витаминнары кара чәйдәгегә караганда берничә тапкырга күбрәк югыйсә. Составында төрле актив матдәләре, микроэлементлар һәм витаминнары күп булган бу чәй сусынны тиз баса, организмны токсиннардан саклый. Элек кешеләр аның белән юынган да хәтта.
Кара чәйдә кофеин микъдары күбрәк. Шуңа күрә ул организмны “кузгатып”, “уятып” җибәрә. Яшеле исә тынычландыра.
Читайте нас: