+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 август 2018, 13:54

БДАУ – җиңүче!

Башкортстан дәүләт аграр университеты уку йортлары арасында оештырылган Бөтенрусия конкурсында “Студент спорты, туризм” номинациясе буенча җиңү яулады.

Моның өчен 3,5 миллион сумлык грант федераль бюджеттан бүленәчәк. Бу акча уку йорты тәкъдим иткән “Ачык Евразия студентлары уеннары” проекты өчен тотынылачак.
Проектның төп максаты — милли спорт төрләре һәм көрәш белән шөгыльләнүче яшьләргә үсеш өчен бердәм мәйданчык булдыру. Сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга, студентлар арасында спортны үстерүгә һәм Русия халыклары дуслыгын ныгытуга нигезләнгән бу чара өч бүлектән тора.
11-15 октябрьдә университетта төп чара — спорт ярышлары һәм көрәш сәнгате буенча күрсәтмә чыгышлар булачак. Төрле илләрдән, өлкәләрдән килгән студентлар үзләрен бик күп өлкәдә күрсәтә алачак.
— Бу проект мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булышлык итәчәк, — ди аны оештыручылар. — Уку йортларының инфраструктурасын оптимальләштерүгә, көрәш сәнгатенә өйрәтүне камилләштерүгә, яшьләр арасында милли спорт төрләре турында белемне арттыруга, төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә дә басым ясалачак.
Чара 5 мең кешене җәлеп итәчәк дип көтелә.
Читайте нас: