Омск фаҗигасендә ике аягын югалтуына карамастан, үзендә парашют белән сикерергә көч тапкан Рөстәм Нәбиев шулай ди.
2015 елдан, Омск фаҗигасендә ике аягын югалтканнан бирле инде мин Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиевның тормышын социаль челтәрләр аша күзәтеп барам. 2016 елда аның үзе белән очрашырга да насыйп булды. Очрашу нәтиҗәсе буларак, “Кызыл таң”да “Максатым – Паралимпия чемпионы булу!” дигән күләмле мәкалә дә дөнья күрде. Шунысы шатлыклы: Рөстәм максатына ирешү өчен актив эш алып бара — Мәскәү янында урнашкан “Феникс” клубында следж-хоккей белән шөгыльләнә, команда составында бер-бер артлы җиңүләр яулый, парашюттан сикерә, тауларга менә, тренингларда катнаша, күренекле шәхесләр белән очраша, Инстаграмда тормышчан постлар яза, үзе турында китап чыгара.
Шушы көннәрдә мин Рөстәмгә: ”Озакламый Десантчылар көне җитә. Армиядә чакта парашюттан сикерү хыялыңны чынга ашыра алмасаң да, синең өчен дә ул зур бәйрәмдер. Чөнки син былтыр ул хыялыңны барыбер тормышка ашырдың. Мөмкинлек туса, тагын бу адымга барыр идеңме?” — дип сорап хат юлладым. Ул миңа менә мондый җавап язды:
“Кечкенәдән биеклектән курыксам да, тылсымлы зәңгәр күк мине гел үзенә тартып торды. Кызганыч, хәрби хезмәттә чакта мин зәңгәр күкне иңли алмадым. Тормышта кеше җиңеп чыга алмастай киртәләрнең юклыгын белгәнгә күрә, мин бу хыялымны аякларсыз калгач булса да чынга ашырырга булдым. Шул ният белән Уфа янындагы Первушино аэродромына килдем. Тик, мине күреп, ниятемне белүгә, андагы инструктор: “Сезнең хыялыгыз бик матур, әлбәттә. Тик гомерегезне куркыныч астына куячаксыз бит. Парашютның төп өлешенең ботларга беркетелүен, десантчы буларак, сез үзегез дә яшы беләсез. Ә сезнең ботларыгыз юк диярлек...” — дип, хыял канатларын кырт кисәргә маташты.
— Беләм юк икәнен, тик минем бик тә нык итеп парашюттан сикерәсем, хыялымны тормышка ашырасым килә, — дип, ай-ваена куймадым.
Мине күккә мендермәс өчен ул тагын әллә нинди дәлилләр китерә башлады. Америкада минем кебек аяксыз бер кешенең парашют белән сикергәндә ычкынып китеп һәлак булганлыгын да әйтте. Тик бу гына миңа күккә күтәрелмәскә сәбәп була алмады.
Ниһаять, минем үз уемнан кайтмаячагымны белеп, инструктор да тәвәккәлләргә булды.
Өч мең метр биеклектән түбәнгә сикерү куркытамы, дисездер? Әлбәттә, куркыта! Аяклар булмау сәбәпле, парашют ачылганда ычкынып китү куркынычы янаган чакта бигрәк тә!
Ләкин артка чигенергә юл юк иде инде. Очкыч безне зәңгәр күккә алып менеп китте һәм без, инструктор белән бергә, түбәнгә атылдык. Парашют ачылгач һәм үземнең исән икәнлегемне аңлагач кына йөрәккә җылы йөгергәндәй булды. Барлык игътибарымны җирдәге гаҗәеп матурлыкка юнәлттем. Җилләр куенына түгел, гүзәл тормыш кочагына канатларымны киң җәеп очтым! “Кем маладис? Мин маладис биииит!” — дип, барча дөньяны яңгыратып кычкырасым килде. Тик мин бу сүзләрне күңелдән генә әйттем.
Парашют белән сикергәч, үземне чын десантчы итеп тойгандай булдым. Күңелне гади сүз белән әйтеп аңлатып булмастай горурлык хисе биләп алды. Күңелгә шундук “Бу беренче генә сикерү булмас әле” дигән уй кереп оялады.
Аллаһ боерса, үз-үзем белән горурланырдай мизгелләрем алдадыр, дип ышанам. Ни генә дисәң дә, тормышым яңа гына башланып килә бит әле. Ә алда мине берсеннән-берсе чагурак җиңүләр, биеклекләр көтә. Һәрхәлдә, үземә нәкъ менә шулай тоела...”
Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.