+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
2 август 2018, 12:14

Озакламый агитация чоры башлана

31 июльдә “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең “Россия” медиа-үзәгендә республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиевның алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатларны күрсәтү һәм теркәү йомгакларына багышланган матбугат конференциясе булды.

Чарада аның урынбасары Марат Гадилов һәм комиссия секретаре Марина Долматова да катнаштылар. Чараның модераторы – Элла Курильская. Матбугат конференциясе “Россия-24” каналында туры эфирда күрсәтелде.
– Бүгенгә бердәм республика округы буенча партияләр исемлегендә барлыгы 736 кеше күрсәтелгән. Документлар тапшырылмау һәм кул куелган документларда сайлаучыларның култамгалары дөрес булмау сәбәпле, “Социаль реформалар партиясе – Табигать ресурслары керемен халыкка” һәм “Русия өчен альтернатива (Социалистик сайлау партиясе)” партияләре теркәлмәде.
Теркәлгән кандидатларның 29 проценты – хатын-кыз, 71 проценты ир-егет. Яшь буенча мәгълүмат: 30-39 яшьлекләр – 33, 40-49 яшьлекләр – 22, 50-59 яшьлекләр – 19, 30 яшькә кадәргеләр – 15, 60 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр 11 процент. Кандидатларның 74 проценты белеме турында мәгълүматны күрсәтмәгән. Депутатлыкка кандидатлар арасында икътисад (7,8 процент), мәгариф һәм фән (2,1 процент), сәламәтлек саклау (1,1 процент), адвокатура һәм юридик хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләр бар. Кандидатларның 15 процентка якыны – хезмәткәрләр, 1,7 проценты пенсионерлар, 1,3 проценты йорт хуҗабикәләре, 1,1 проценты эшчеләр.
2-3 августта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар буенча сайлау алды агитациясен үткәрү өчен төбәк дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларында түләүсез эфир вакыты һәм басма мәйдан тәкъдим итү буенча жирәбә үткәрелә.
Читайте нас: