+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 август 2018, 12:16

Үзәк сайлау комиссиясе матбугат конференциясе үткәрде

Кичә “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең “Россия” медиа-үзәгендә республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиевның алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатларны күрсәтү һәм теркәү йомгакларына багышланган матбугат конференциясе булды.

Чарада аның урынбасары Марат Гадилов һәм комиссия секретаре Марина Долматова да катнаштылар.
-- 31 июльгә бердәм республика округы буенча партияләр исемлегендә барлыгы 736 кеше күрсәтелгән: “ЛДПР” – 113 кеше; "Гадел Русия" – 113 кеше; “Бердәм Русия” – 155 кеше; “Русия патриотлары” – 149 кеше; “КПРФ” – 100 кеше; “Яшелләр” – 106 кеше, -- диде Хәйдәр Вәлиев. -- Бермандатлы округлар буенча 290 кандидат күрсәтелде. Шуларның 6сы сайлауларда үз-үзен тәкъдим итү тәртибендә катнаша, калган 284 кандидатны партияләр күрсәтте. Барлык 55 округта “Бердәм Русия” һәм “ЛДПР”, 52 округта – “Русия патриотлары, 51 округта – “Гадел Русия”, 44 округта – “КПРФ”, 21 округта – “Яшелләр”, 2 округта -- “Үсеш партиясе” һәм “Русия ветераннары партиясе”, 1 округта “Эш партиясе” һәм “Ватанны саклаучылар” партияләре депутат мандаты өчен көрәшәчәк.
Документлар тапшырылмау һәм кул куелган документларда сайлаучыларның култамгалары дөрес булмау нәтиҗәсендә, “Социаль реформалар партиясе – Табигать ресурслары керемен халыкка” һәм “Русия өчен альтернатива (Социалистик сайлау партиясе)” партияләре теркәлмәгән.
2-3 августта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар буенча сайлау алды агитациясен үткәрү өчен төбәк дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларында түләүсез эфир вакыты һәм басма мәйдан тәкъдим итү буенча жирәбә үткәреләчәк.
Читайте нас: