+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 август 2018, 11:58

Майлы помидорлар

Майлы помидорларны эшләр өчен 1 литрлы банкалар алабыз.

Төбенә петрушка, укроп кебек ваклап туралган үләннәр, берничә тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы үсемлек мае салабыз, аннары помидорларны тезәбез.
Бу рецептта тавык йомыркасыннан бәләкәйрәк булган помидорларны кулланабыз. Андыйлары булмаганда, эре помидорларны дүрт өлешкә бүлеп салабыз.
Арытаба маринад әзерлибез. 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы, 10-15 бөртек кара борыч, берничә бөртек канәфер салабыз да кайнатырга утыртабыз. Ул кайнап чыгып, бераз вакыт үтүгә, өстенә 1 стакан уксус салабыз. Аның пыяла савыттагысын кулланабыз. Шуннан кәстрүл эченә стерильләштерергә утыртабыз. Майлы помидорларны 25-30 минут чамасы газ өстендә тотабыз.
Шунысын да аерып әйтергә кирәк, 3 литрлы маринад 8 бер литрлы банкага җитә.
Тагын бер нәрсә. Помидорлар арасына божралап туралган суган салырга да була. Салмасаң да тәмле килеп чыга.
Читайте нас: