0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 июль 2018, 12:29

Яшьләребез “iВолга”га юлланды!

Республикадан 100гә якын кыз һәм егет Самара өлкәсендә үтүче мәртәбәле форумда катнаша.

Идел буе федераль округының яшьләр форумы быел алтынчы тапкыр уза. Самара өлкәсендәге Мастрюков күлләренең фестиваль аланына Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 2 меңгә якын яшьләр җыелды. Алар анда 4 августка кадәр булачак.
Форумда катнашучылар төрле сменаларга бүленеп, һәркайсы үз проектын тәкъдим итәчәк.
“Фән һәм мәгариф” сменасында яшь галимнәр, аспирантлар, укытучылар, “Мәктәп укучы­ларының Русия хәрәкәте” проекты координаторлары катнашуы көтелә.
“Син — эшкуар” сменасына килгән яшь инноваторлар, эшкуарлар үзләренең максатларын тормышка ашыра алачак.
“Мәдәни бум!”га, гадәттәгечә, мәдәният белән бәйле кешеләр киләчәк.
“Изгелек буыны” сменасында Җиңү һәм башка төрле юнәлеш­ләр буенча волонтерлар катнаша.
“Спортчы яшьләр — сәламәт милләт”. Форумга җыелган яшь­ләр арасында спортчылар, тренерлар, спортчы менеджерлар да бар. Алар спорт белән бәйле проектлар тәкъдим итәчәк.
“Сәясәт” мәйданчыгында сту-дент­ларның үзидарә әгъза­лары, яшьләрнең киңәшмә структуралары, сәяси партияләрнең яшь вәкилләре грант өчен көрә­шәчәк.
“Патриот” — патриотик оешма­ларның җитәкчеләре һәм әгъза­лары өчен каралган юнәлеш.
“МедиаВолна” сменасы форумны тулысынча яктыртып барачак яшь журналистларны туп­лый. Алар матбугат үзәге базасында осталык һәм гамәли дәрес­ләр, практик занятиеләр алачак.
“Хезмәт лигасы” быел беренче тапкыр оештырыла. Бу смена ике юнәлешкә бүленә: “Студент отрядлары” һәм “Эшче яшьләр”. Беренче юнәлештә студент отрядлары командирлары, комиссарлары, штаб методистлары һәм мастерлары катнашса, икенчесен­дә Идел буе федераль округының иң эре предприятиеләре вәкил­ләре булачак.
Шулай ук, форумда Кытай һәм башка илләрдән яшьләр катнашачак.
Ун көн дәвамында яшьләр белән профессиональ экспертлар, бизнес-тренерлар, галимнәр һәм, шулай ук, билгеле шәхесләр эшләячәк. Форумда катнашучыларга үзләренең проектларын тәкъ­дим итеп, грант өчен көрә-шергә мөмкинлек бар. Биш ел эчендә 158 проект грант алган һәм төрле шәһәрләрдә, авылларда тормышка ашырылган.
Читайте нас: