+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 июль 2018, 16:54

Инвалид караучылар капиталь ремонт өчен түләүдән азат ителә

Русия Президенты Владимир Путин төбәк властьларына капиталь ремонт өчен түләүдә ташламалардан файдаланучыларның исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирүче законга кул куйды.

Документ 30 июльдә рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Законга ярашлы, хәзер 70 яшькә җиткән пенсионерларга, беренче һәм икенче группа инвалид яшәүче гаиләләргә капиталь ремонтка чыгымнар компенсацияләнә. 70-80 яшьтәге пенсионерлар өчен компенсация – 50, 80нән өлкәнрәкләр өчен 100 процент тәшкил итәчәк.
Читайте нас: