Президент Владимир Путин белдерүенчә, пенсияләр түләүнең яңача системасын гамәлгә кертү процессында власть аңа төзәтүләр кертергә әзер. “Карарбыз, дискуссия ничегрәк дәвам итәр. Бу мәсьәләгә бик җитди карап, һәр нәрсәне үлчәп эш итәчәкбез, — дип ышандырды Президент. — Әлегә ахыргы карар кабул ителмәде. Закон проекты беренче укуда гына (Дәүләт думасында) каралды. Мин барлык фикерләрне дә тыңларга тиешмен, әмма бу мәсьәләгә бәйле рәвештә үзләрен рекламаларга теләгәннәрнекен түгел”. Ә, гомумән, пенсиягә чыгу яшен арттырмыйча илнең мөмкинлеге юк, диде ул.
Әйтергә кирәк, Хөкүмәт тәкъдим иткән закон проектында пенсионерларның тормыш дәрәҗә-сен күтәрүне күз уңында тоткан пенсия системасының асылы саклана.
Халыкның яшәү сыйфатына кагылган теләсә кайсы закон проекты, шул исәптән пенсия белән тәэмин итүдәге үзгәрешләрне күз уңында тотканы да, тәүге укудан соң Русия төбәкләренә юллана, гадәттә төбәкләр парламентлары аңа төзәтүләр кертүне сорап үз тәкъдимнәрен Думага җибәрә. Кыскасы, тәүге укуда закон проектының төп концепциясе тикшерелә. Пенсия белән бәйле закон проектының беренче уку белән икенчесе арасында ике ай вакыт билгеләнде. Бу әлеге закон проектының аеруча әһәмиятле булуы белән аңлатыла. Башка законнарны караганда укулар арасы, кагыйдә буларак, бер айдан артмый. Президентның: “Мин барлык фикерләрне дә тыңларга тиешмен”, — дип белдерүе, безгә калса, төбәкләр парламентларының әлеге закон проектына карата тәкъдимнәрен өйрәнүне дә үз эченә ала.
Пенсия турындагы законнарга үзгәрешләр кертү бүгенге пенсионерларга түләүләрне ел саен 7 процент күләмендә индексацияләү мөмкинлеген бирәчәк, дип белдерә РФ Икътисади үсеш министрлыгы. 2019 елда уртача пенсия — 15 367 сумга, 2020 елда — 16 284, 2021 елда 17 212 сумга җитәчәк дип фаразлана. Шунысын билгеләү мөһим, индексацияләү закон белән ныгытыла. Ягъни индексация билгеләнгән параметрлардан кимрәк була алмый. РФ финанс министры Антон Силуанов әйтүенчә, пенсия законнарына үзгәрешләр кертелмәгән очракта, 2030 елда илдә бер эшләүче кешегә бер пенсионер туры киләчәк (әлеге вакытта биш эш кешесенә өч пенсионер туры килә). Пенсияләрне тормыш дәрәҗәсен тиешенчә тәэмин итәрлек арттырып та булмаячак икән. Аның күләме илдәге уртача хезмәт хакының 20 процентын гына тәшкил итәчәк. Әлеге вакытта нисбәт 1:0,33 булып, законга үзгәрешләр кертелгән елдан пенсияләр уртача хезмәт хакының 35 процентына җитә, алдагы елларда да нисбәт билгеле күләмдә пенсияләрнең үсү ягына үзгәрә барырга тиеш.
Яңа закон проектыннан күренүенчә, өлкәннәргә лаеклы пенсия түләү өчен комплекслы проблемаларны хәл итү таләп ителә. Сәламәтлек саклау тармагында кискен уңай үзгәрешләрдән алып, Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү, салым һәм түләүләр системасын реформалау, Пенсия фондына туплана барган средстволарны табышлы итеп әйләнешкә кертүгә кадәр. Закон проектын тәнкыйть итүчеләрнең кайберләре, әйтик: “Пенсия фонды нәтиҗәле эшләми, аның акланмаган үз чыгымнары күп, пенсияләр акчасына урыннарда мәһабәт биналар салына, чыгымнарны киметеп тә пенсияләрне арттырып булыр иде”, — ди. Шулай ук илдә нефть һәм газ запасының күплегенә, шуларны чит илләргә саткан акча исәбенә пенсияләрне арттырып була диючеләр дә бар. Бу дәгъвалар тәү карашка гына нигезле кебек. Асылда Пенсия фондының хезмәткәрләренә түләү, технологияләрне яңарту кебек чыгымнар фондның нибарысы 1,5 процентын тәшкил итә. Өстәвенә, биредә дә штатны кыскарталар, күп кенә эшләр хәзер электрон формада һәм МФЦлар аша башкарыла. Кыскасы, фондның эшчәнлеген тәэмин итүгә, пенсионерларны хезмәтләндерүгә тотылган акчаны 40 миллион пенсионерга бүлсәк аена нибары 150 сум килеп чыга. Нефть һәм газ, билгеле, күп табыш китерә. Ләкин дөнья базарында аларның хаклары тотрыклы түгел. Бүген нефтьнең бер мичкәсенең бәясе алтмыш доллардан артыграк, 2014 елда кырык чамасы иде, ә ун ел элек йөздән арткан чаклары да булды. Шушы ягулыклар хакларына таянып кына пенсияләрне даими үстереп булмый, диләр белгечләр.
Дөрес, Президент әйткәнчә, алдагы 6-7 елда пенсия яшен арттырмыйча да, казнадагы барлык запаслар исәбенә, хәлне мөмкин булганча тотрыклы итеп сакларга булыр иде. Әмма проблема тагын да катлауланачак кына. Шуңа күрә, пенсияләрне алдан хәстәрләү механизмнарын кичекмәстән эшкә кушу таләп ителә. Киләчәктә булачак пенсияләрне һәркемнең шәхси исәбенә акча сала барып туплау тәкъдиме яклау табарга мөмкин. Бу алымның үзенчәлеге эш кешесе өчен шәхси пенсия капиталы (ИПК) туплаудан гыйбарәт, һәм ул иң гадел ысуллардан санала.
Район һәм шәһәрләрнең урындагы үзидарә органнарында “Бердәм Русия” партиясе депутат фракцияләре җитәкчеләре советы утырышы үтте. Анда пенсия системасына кертеләчәк үзгәрешләр тикшерелде. Чарада республиканың әлеге юнәлештә эшләүче министрлыклар вәкилләре чыгыш ясады.
Партиянең төбәк бүлекчәсе Секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең төп максаты – пенсионерларның матди статусын күтәрү.
– Һәр кешегә кагылышлы әлеге карарны безнең дәүләт, безнең партия гына киң җәмәгатьчелеккә тикшерүгә чыгарды. Элекке Советлар Союзы республикаларында мондый законнар күптән кабул ителгән, әмма аларның берсендә дә власть халык белән фикер алышмады. Законны беренче укуда кабул итү – соңгы редакция түгел. Үзгәрешләр күп булыр, дип уйлыйм. Без гражданнардан тәкъдимнәр кабул итә башладык. Аларның конструктивлары партиянең Генеральный советына җибәреләчәк, – диде ул.