+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 июль 2018, 14:02

"Хуш, бәхил бул, Марсель!"

Айдар Галимов төркемендәге тавыш операторы Марсель Нәгыймов 7нче каттан егылып төшеп һәлак булган. Əлеге коточкыч фаҗига Төркиянең Сиде шәһәрендәге Side Town Hotel кунакханәсендә теркәлгән. Егет ялга бер көн элек кенә килгән булган

Марсельнең фаҗигале һәлак булуы - «Айдар» студиясе өчен зур югалту. Бу хакта Айдар Галимов үзенең Инстаграмында язып куйган.

"Моңа ышану бик авыр, әмма буласы булган инде... Марсель, кадерлем! Синең белән мәңгегә хушлашыр алдыннан зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең концертларның уңышында синең өлешең аз түгел иде. Син бик җаваплы идең, кайчак хәтта артыгы белән дә. Концертлар өчен миннән дә ныграк борчыла идең. Бер генә чыгышыбыз да синең белән килешмичә, сөйләшмичә башланмый иде. Ə һәр концерттан соң синең белән нәтиҗәләр ясый идек.

Кайчак сине ачулана идем дә, әмма син каршы эндәшмичә тыңлый белә, килешә идең. Профессиональ эшең, хөрмәтең һәм тугрылыгың өчен рәхмәт.

Шушы көннәрдә уяндым да: «Айдар Ганиевич, гафу ит», - дип эндәшкән тавышыңны ишеттем. Марсель, син безне гафу ит... Хуш! Без сине онытмабыз! Урының оҗмахта булсын!" - дип язган ул.
Читайте нас: