+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
24 июль 2018, 18:41

Җәй. Балконнан балалар оча...

Уфада 8 яшьлек бала дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән.

Шәһәрнең гражданнарны саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бәхетсез очрак 20 июльдә башкаланың Сипайлово бистәсендә була: 8 яшьлек малай дүртенче каттагы балконның ачык калган тәрәзәсеннән түбәнгә оча.

Тиз арада килеп җиткән коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм табиблары төрле тән җәрәхәтләре алган баланы 17нче дәваханәгә озата. Әлеге вакытта бу очрак буенча тикшерү бара.
Читайте нас: