+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 июль 2018, 11:46

Хәния Фәрхи турында китап чыга!

Хәния Фәрхи иҗатын яратучыларны күңелле яңалык көтә: шушы көннәрдә Татарстанның иң тәмле телле язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Хәния" дип аталган китабы чыга.

Хәтерегездә булса, Хәния Фәрхигә багышланган "Онытылыр, димә..." китабы майда узган концертка билет алучыларга гына таратылган, киң даирәгә чыгарылмаган иде.

"Хәния турындагы әсәрне укырга теләүчеләрнең күплеген искә алып, китапны кабат бастырырга булдым. Бу китапны Хәнияне җырчы итеп таныткан Татарстанда гына түгел, туган ягы Башкортстанда да үз итәрләр ,дип ышанам", - ди язучы Айгөл Әхмәтгалиева.

Бирсен Ходай. Китап тиз арада таралып бетсен дә Хәния Фәрхи рухына шифалы дога булып барып ирешсен иде.
Читайте нас: