+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 июль 2018, 13:55

Пляжга барсаң, кайтырыңны уйла!

Башкаланың Гражданнар оборонасы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада Уфа пляжларында 3,5 мең кеше булган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, аларның сигезе, шул исәптән бер бала да батып үлә язган.


“Теплое” күле янындагы пляжда 39 яшьлек ир һәм аның 12 яшьлек улы тиеш булмаган урында су кергәндә шакшы сулар төшә торган җиргә агып китә башлаган. Коткаручылар булмаса, аларның гомере өзелер иде, ди белгечләр.

Икенче көнне шушы ук урында ике иргә батып үлү куркынычы янаган. Аларның берсе янә шул калдыклар агып төшә торган урынга барып эләккән. Юньләп йөзә белмәгәнлектән, аның гомере коткаручылар кулында калган. Икенчесе күл төбе убылган җирдә йөзәргә булган.

Караиделнең нинди көчле агымлы елга икәнен белмичә, аны аша йөзеп чыгарга сүз биргән 18 яшьлек егет тә батып үлә язган. Аның эчкән булуы мөмкин, ди коткаручылар. Шунда ук, шундый ук хәлдә 31 яшьлек ир дә батып үлүдән коткарылган.

“Песчаный” пляжында 27 яшьлек хатын, “Солнечный”да – 29 яшьлек ир дә елга агымына каршы тора алмаган. Бәхеткә, аларны коткарганнар.

Махсус җайланмаган урыннарда су керергә, яисә елга-күл буйларында хәмер, сыра чөмерергә булсагыз, алдан уйлагыз, сезнең янга коткаручылар килеп җитеп өлгерерме?
Читайте нас: