+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 июль 2018, 16:28

„Саумысыз, авылдашлар!” Җанга якын туган як

Ун яшьлек Ильяс каникулында Кләтаяк авылында яшәүче картәнисенә кунакка Туймазы районы Тукмак-Каран авылыннан килгән. Табигатьнең матур төбәге булган бу авылда ял итәргә ярата ул—урман да, җиләкле акланнар да, искитмәле матур Мүклекүл дә янәшәдә генә. Авылга нигез салынуга 90 ел тулуга багышланган „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә аеруча сөенде ул.

Бәйрәм хөрмәтенә авыл уртасына тирмә урнаштырылды, фотостендлар куелып, лозунглар эленде, бизәлгән сәхнә, сәүдә рәтләре барлыкка килде. Шуңа да өченче класста укыган бу малай, велосипедын өендә калдырып, республиканың гына түгел, илнең дә төрле төбәкләреннән кайткан авылдашлары белән бергә бәйрәм кунагы булып китте.

Һәркайсыбыз һавасы саф, чишмәләре тәмле сулы, табигате сокланып туймаслык авылыбызны сагынып, бирегә ашкынып кайтабыз, диләр бу авыл кешеләре.

Бүгенге көндә авылдагы 15 йортта яшь гаиләләр дә, ветераннар да яши.

—Кләтаяк—матур традицияләре, бай тарихы, эшчән халкы белән дан тоткан авыл,—дип билгеләде бәйрәмне ачып Канлы-Төркәй авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гали Шагалиев. Җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен, бу авыл кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды ул. Шушы авыл егете Дамир Минзакир улы Мәкәримовка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде—авылның юбилеен үткәрү аның спонсорлык ярдәме белән мөмкин булды.

—Мин шушы авылда туып үстем, әтием гомер буе комбайнчы булып эшләде,—ди Дамир.—27 ел элек Ханты-Манси автономияле округының Мегион шәһәренә китеп, үз эшемне ачтым.

Кешенең туып үскән җире—аның өчен иң кадерлесе. Моны аннан аерылгач кына аңлыйсың. Язмыш кая гына ташламасын, сукмаклар барыбер дә туган ягыңа алып кайта, ди Д.Мәкәримов. Шуңа да ул туган авылында йорт салу өчен җир алып, аны матур койма белән әйләндергән, капкалар куйган. Бәйрәм үткәрү өчен сәхнә корган, Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Яруллин җитәкчелегендә республиканың танылган артистларын чакырган.

Авыл тарихы бик күп кызыклы вакыйгаларга бай, болар хакында хезмәт ветераны Рәис Миңнебаев сөйләде. Кләтаяклылар һәрчак Матросов исемендәге совхозның иң яхшы комбайнчылары һәм механизаторлары булдылар, диде ул.

Район газетасы редакторы Д.Туктамышев үзенең чыгышында билгеләгәнчә, туган җирдә мондый очрашулар рухны баета, авылдашларны берләштерә, аларга аралашу сөенече бүләк итә һәм изге эшләргә канат куя, яшьләр өчен дә тәрбияви әһәмияте зур мондый бәйрәмнәрнең. Авылның юбилеен бәйрәм итү Гаилә һәм тугрылык көненә һәм Почта хезмәткәрләре көненә туры килде.

Шушы бәйрәм хөрмәтенә редактор район газетасының күпьеллык тугры дуслары булган хезмәт ветераннары Нургали Ишбулдинга һәм Хаҗия Хаҗиәхмәтовага истәлекле бүләкләр тапшырды. Шушы авылны хезмәтләндергән почтальонка Зөлфия Нәфыйкова да игътибарсыз калмады. Авыл аксакалы булган Нургали Ишбулдинга 85 яшь, гомере буе механизатор булып эшләгән. Хәзер дистәләгән оныгы һәм бүләсе булган бәхетле картәти ул.

Бүгенге көндә ветераннарның хезмәт эстафетасын яшьләр лаеклы дәвам итә. Фермер Ринат Ногъманов мактау сүзләренә генә лаек—авылда ике катлы йорт төзегән, җир эшкәртеп, бөртекле культуралардан мул уңыш ала, умартачылык белән шөгыльләнә ул.

Сәхнәдә „Заһидә” фольклор ансамбле, Фән Миңнеголов, башка үзешчәннәр һәм Уфадан килгән һөнәри артистлар чыгыш ясады. Һәркемнең дә күңеленә хуш килгән бу бәйрәм күңелле күмәк бию белән тәмамланды.

З.КӘРИМОВА.
Читайте нас: