+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 июль 2018, 13:24

Ничек яшисең, авыл? Туган як —иң газизе

Ата-бабаларыбыз яшәр өчен җирне сайлый белгәннәр. Тормыш көтәргә уңайлы җирләргә урнашканнар алар.

Арслан авыл биләмәсенә караган Иштирәк авылы—моның ачык мисалы. Авылның бер ягында—аны җилләрдән ышыклаучы тау, икенче ягыннан елга агып ята. Каенлык, матур аклан да авылга аерым ямь бирә. Җәен җиләклек ихатадан чыгу белән үк башлана. Иштирәк авылы Йолдызлыдан бер чакрым ераклыкта урнашкан. Бу авылга таулар һәм ерымнар аркылы узган юл илтә. Озын гына бер урамнан тора Иштирәк. Һәр йөз метр саен—ташландык йорт. Тирә-як тып-тын, аны кошлар сайравы гына боза. Урамда да, акланда да үлән —кеше биленнән. Авылны да агачлар, куаклыклар баскан. Ярты сәгать эчендә без авылда бер генә кешене дә очратмадык. Бары тик юлга кузгалгач кына бер әтәчнең горур тавышы авылда тормыш дәвам иткәнлегенә шик калдырмады.

Ул авылда 5-6 гына кеше яши, дип аңлаттылар безгә кире кайтканда Йолдызлы авылы ветераннары. Иштирәктә су, электр, табигый газ бар.

Өлкәннәр якты дөньядан киткәннәр, яшьләр таралышкан. 2002 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, авылда 21 кеше, 2009 елда—16, 2010да 11 кеше яшәгән.

Умартачылык белән шөгыльләнү өчен иң кулай урын бу. Җәен әти-әниләренең, әби-бабаларының туган ягына балалары, оныклары кайта.

„М-5” трассасының икенче ягында шундый ук диярлек Яңа Арслан авылы бар, хәзер ул да бушап калган. Ул Туймазы районына керсә дә, Йолдызлы һәм Арслан авылы халкы белән аларны тыгыз мөнәсәбәт, ныклы юл бәйли. Соңгы йортта без хезмәт ветераны Адрия Якушеваны очраттык.

—Биредә нибары бер гаилә һәм ялгыз дүрт пенсионер әби яши,—диде ул. Миңа 73 яшь. Әнием Арслан авылыныкы. Ул Бакалы районы егетенә кияүгә чыккан. Арсланда яшәүче картәниемә еш кына кунакка килә идем, Яңа Арслан авылы егете белән шунда таныштым. Аның армиядән кайтканын өч ел көттем.

Яшь гаилә берничә ел Бүздәк элеваторы төзелешендә эшли. Акча туплап, шушы авылда агачтан йорт сала. Бу йортка да ярты гасырдан күбрәк инде. Алар 8 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Авылда медпункт та, магазин да, иң мөһиме—табигый газ юк. Соңгысы ветераннар өчен зур кыенлыклар тудыра.

—Ялларга һәм бәйрәмнәргә балаларыбыз, оныкларыбыз кайтып, ярдәм итәләр, —дип дәвам итә ветеран.—30 бәбкә, 20 чебеш карап, көннең үткәне дә сизелми. Бакчабызда бәрәңге, яшелчә үстерәбез.

Бу авылның да урамын, ихаталарын чүп үлән баскан. Күптән кеше кулы тимәгән йортларның кайберләре чүккән, кыйшайган яисә җимерелә язган. Акланда да, ихаталарда да үлән—кеше биеклек. Әмма аны беркем дә чапмый.

—Ике кәҗәдән тыш, авылда бернинди дә мал-туар юк. Элек чәчелмәгән басу калмый иде. Хәзер алар буп-буш,—дип зарлана ветеран.—Өч ел элек мәрхүм булган ирем гомере буе күрше авылда электрик булып эшләде. Һәр гаилә бишәр гектар шикәр чөгендере утый иде.

Авылның тирә-ягының матурлыгы сокланырлык, авыл очыннан ук наратлык, каенлык башлана.

—2000 елга кадәр авылда халык бар иде әле, аннан өлкәннәр әкренләп китә башлады. Кая күченделәрме? Якынга гына—йортым каршындагы зиратта яталар,—дип моңсу гына шаярта Адрия апа. —Без—дүрт әби бакыйлыкка күчкән якыннарыбызның һәм авылдашларыбызның тынычлыгын саклыйбыз. Әмма бездән соң кем калыр...

Д.ХӘЛИМОВ.
Читайте нас: