Бер ай буе Уфадан килгән белгеч-альпинистлар стеналардагы җөйләрне, тишекләрне сыладылар, аны йөзләделәр һәм махсус буяу белән буядылар. Барлык дүрт яктан да стеналар көчле су агымы ярдәмендә күпьеллык пычрактан тазартылды. Биек бу бинаның матурлануыннан район үзәге үзе дә яктырып калгандай булды, аның алгы ягында зур кызыл хәрефләр белән „Хлеб—Родине” дигән язу барлыкка килде.
Буяулар һәм материаллар сатып алуга 500 мең сум акча тотынылган, бу катлаулы эш тоташ алганда предприятиегә 2 миллион сумга төшкән.
Узган сезонда Бүздәк иген кабул итү пункты коллективы 30 мең тонна ашлык хәзерләгән. Ул эшкәртелеп, нигездә чит илгә озатылган. Әлегә складларда 2 мең тоннадан күбрәк иген бар.
—Материаль-техник базаны яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерләү барышында төп игътибар предприятиене техник яктан кабат җиһазлауга бирелде,—диде элеваторның иген кабул итүгә әзерлеген тикшерү буенча дәүләт комиссиясе әгъзаларына предприятие директоры А.Сакаев.—Шушы максатларга 15 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.
Иген транспортерларын алыштыру, күтәргечләрне җиһазлау, складларны, башка корылмаларны ремонтлау, яшенкайтаргычларны алыштыру, складларга яңа капкалар кую буенча күп эшләнде. Складларда янгынга каршы барлык стеналар тимер белән әйләндерелде, элеваторларда шифер профнастилга алыштырылды. Складлар температураны турыдан-туры лабораториядән контрольдә тоту өчен дистанцион приборлар белән җиһазландырылды.
—Узган ел тәҗрибәсе бөтен республикада җитен хәзерләүнең файдалы икәнлеген күрсәтте,—дип билгеләде Алег Заһитович.—Бу май культурасын без чит илләргә озаттык. Быел өч складны махсус рәвештә җитен хәзерләүгә әзерләдек. Бу культураны кабул итү өчен, күтәргеч өсте ышыклана.
1нче, 2нче, 3нче элеваторларда да җиһазларны алмаштыру буенча зур күләмле эш башкарылды.
Барлык киптергечләрдә хәвефсезлек автоматикасы яңартылды, кадрлар укытылды.
—Кичә районның газ хезмәте белгечләре катнашлыгында киптерү җайланмалары эшләтеп каралды,—ди предприятиенең баш инженеры Т.Дәүләтов.
Элеватор территориясе чиста, каралган. Комиссия әгъзалары иген кабул итүнең төп биналарында булдылар, үлчәгечләрнең, киптергечләрнең, складларның, күтәргечләрнең, теркәү журналларының, янгыннан саклану чараларының әзерлеген тикшерделәр.
—Бүздәк элеваторына без ел саен тыныч күңел белән киләбез, —дип билгеләде, тикшерүгә йомгак ясап, комиссия председателе, „Россельхознадзор”ның республика идарәсенең үсемлекләр карантины, иген һәм орлык сыйфаты контроле бүлегенең дәүләт инспекторы Азат Асылгәрәев.—Бу предприятиедә иген кабул итүгә зур җаваплылык белән әзерләнәләр. Быел да коллектив үзенең маркасын төшермәде, зур күләмле эш башкарылган. Һәркайда тәртип, комиссия әгъзалары вак-төяк җитешсезлекләр генә таптылар, складлар тазартылган, дезинфекция үткәрелгән, барлык агрегатлар һәм киптергечләр эшли.
„Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстандагы референт үзәге”нең агрономия бүлеге начальнигы Зенфир Әюпов та аның сүзләрен хуплады.
—Производство участокларында булганнан соң, без биредә җитәкчелекнең һәм хезмәтчәннәрнең максаты игенне өзлексез кабул итүгә, аның сыйфатын оператив лаборатор тикшерүгә юнәлтелүенә инандык,— дип ассызыклады Зенфир Зөфәрович.
Шуңа да комиссия предприятиенең әзерлеген яхшы дип бәяләде.
—Быел без 40-50 мең тонна иген, 10 мең тоннага кадәр майлы культуралар кабул итәргә һәм киптерергә әзерләнәбез,—диде ныклы ышаныч белән предприятие җитәкчесе Алег Заһитович.—Коллективның бөтен тырышлыгы шуңа юнәлтелгән.