+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 июль 2018, 13:56

Бирнәгә-ике пар чабата

Бриллиант—иң ныклы һәм кыйммәтле таш. 60 ел матур пар булып яшәгән гаиләне юкка гына бриллиантка тиңләмиләр.

Бик сирәкләр өлешенә төшкән шушы туйны Түрештә яшәүче Мостаевлар узган ел билгеләгәннәр, быел инде аларның бергә яшәүләренә 61 ел.

Кавышыр өчен вакытны сайлый белгәннәр яшьләр—бөтен дөнья чәчәккә күмелгән, беренче җиләкләр өлгергән, матур җәйнең башы. Печән вакыты. Нәкъ менә шушы эш вакытында танышканнар да инде алар.

Галимҗан Мостаев Түреш авылындагы ишле гаиләдән. Балаларның алтысы сугышка кадәр, бишесе сугыштан соң туган. Әтиләре Салихҗан Камилҗан улы сугышка 1941 елда китә, Сталинград алышында катнаша, шунда аягы яралана. Госпитальләрдә ел буе дәваланса да, нәтиҗәсе булмый—аягын кисәләр. 1942 елның 3 маенда фронтовик Бүздәк станциясенә кайтып төшә. Аны колхозның ул чактагы председателе Тимашев ат белән үзе каршылый.

—Хәрби киемдәге әтинең култык таягында ихатага килеп керүен әле дә хәтерлим. Башта аны танымадым, аңа читсенеп карап тордым, —дип хәтерли Галимҗан агай.

Тыныч тормышта Салихҗан Мостаев колхоз склады мөдире була. Күптән мәрхүм инде ул. Хәзер инде яугирнең зурайтылган фотосын аның бүләләре Җиңү көнендә Түрештә үткән „Үлемсез полк” акциясендә зур горурлык белән күтәреп йөриләр.

Гаиләдә баш бала булган Галимҗан 9 яшеннән колхозда эшли башлый: сугыш башланганда нәкъ менә шушы яшьтә була ул. Ир-атлар сугышка китеп бетә, алар урынына хатын-кызлар һәм үсмерләр генә кала.

—Җирне үгезләр белән сөрә идек,—дип хәтерли ветеран.—Ә алар үшәннәр, кычкырып та урыннарыннан кузгатырмын димә. Көн буе эшләгән өчен колхоз бер стакан он бирә, анысына да көрпә кушылган. Ачтан үлмәс өчен, жмых, урман-кырларда үскән бөтен җимеш-җиләкне, үләнне ашый идек. Әйе, ачлык-ялангачлык иде, әмма бар халык та бер, кайгысы да, шатлыгы да уртак иде. Хәзерге кебек кемдер очын-очка ялгап яши, кемдер байлыктан чашмый иде.

Советлар Союзы фашист илбасарларын илдән генә түгел, Европадан да куа. Ил акрынлап аякка баса, тормыш җайга салына. Галимҗан Мостаевны да Күзәйдәге тракторчылар курсына укырга җибәрәләр.

—Безнең белән бик күп хатын-кызлар да укыды,—дип хәтерли ул.

Чынлап та, ул елларда ир-атлар җитешмәгәнлектән, хатын-кызлар техникага идарә итү эшенә актив керешәләр. Беренче хатын-кыз- тракторчы Просковья (Паша) Ангелина инициативасы буенча СССРда феменисткалар хәрәкәте башлана. Бүздәк районы да искәрмә булмый, биредә дә бик күп хатын-кызлар „корыч ат”ны йөгәнләп, аңа оста идарә итәләр.

Хәрби комиссариаттан Галимҗанга да армиягә повестка килә. Хәзер инде тарихта гына калган Германия Демократик Республикасында 3 ел да 6 ай хезмәт итә ул.

Хезмәттән кайткач, электр станциясенә моторист булып урнаша. Нәкъ менә шул вакытта район авылларына электр үткәрелә башлый. Галимҗан агайның сүзләренә караганда, Түрештә „Ильич лампочкасы” районда беренче булып кабына. 1966 елда була бу сөенечле вакыйга.

Шул ук елны Галимҗан үзенең сөйгәне Флүрәгә өйләнешергә тәкъдим ясый.

—Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда авылда тормыш җиңелдән булмаган бит. Туйлар үткәрәлдегезме?—дип кызыксынабыз Флүрә ападан.

—Нишләп үткәрмик ди!

—Кунакларны ни белән сыйладыгыз, табынга ниләр куйдыгыз?

—Базыңда—бәрәңге-кишерең, абзарыңда—сыерың-тавыкларың, димәк, сөтең, каймагың,катыгың, йомыркаң үзеңнеке, келәтеңдә—икмәкне үзең салырга оның. Барысы да үз тырышлыгыбыз белән үстерелгән. Булганынча инде.

—Бирнә әзерли алдыгызмы соң?

—Бирнәм—ике пар чабата иде, аның да берсен Галимҗанга бирдем, югыйсә аныкылар бөтенләй тузган иде,— дип шаярта Флүрә апа.

Апага күз генә тимәсен әле—өен тәртиптә тота. Абый да аягөсте, үткәннәрне хәтерләргә ярата.

Флүрә апаның туган авылы Куянкачкан күптән юк инде. Элекке Сәвәдебаш авыл Советына караган булган ул. Флүрә апа 7 класс белем алган.

—Авылыбыз бик бәләкәй, магазины да юк иде хәтта. Беркая да чыгып китәргә ярамый—паспортлар колхоз идарәсендә саклана, аларны кулга бирмиләр иде. Бөтен гаиләбез белән колхозда эшләдек,—дип хәтерли ветеран.

Өйләнешкәч, Түрешнең тыныч кына бер урамында яши башлыйлар. Биш балага гомер бирәләр. Әмма аларның берсенең гомере 18 яшендә фаҗигале өзелә. Кызлары Роза гаиләсе белән Чиләбедә, уллары Марат күрше Ахунда, Ирек шулай ук якында гына яши. Күптән түгел Мөнирә гаиләсе белән әти-әниләре янына кайткан. Алар күршесендә генә шәһәрдәгечә бөтен уңайлыклары булган зур, иркен йорт төзеп кергәннәр.

Мостаевларның гаилә архивында намуслы хезмәтләре өчен бирелгән бүләкләре саклана. Галимҗан Салихҗан улы ике тапкыр (1973 һәм 1979 елларда) социалистик ярышта җиңүче дип табылган. Тыл һәм хезмәт ветераны буларак фотосы мәктәптәге стендка куелган.

—Бергә яшәгән 61 ел 61 көн кебек кенә тоела—гомер бигрәк тиз үтә,—диләр Мостаевлар.

—Бәхетем бар—ирем яхшы гаиләдән булып чыкты. Туганнары гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп, тату яшиләр,—дип мактый Флүрә Әлтәф кызы.

—Хатыным бик әйбәт минем,—ди Галимҗан абый да.— Ул әйбәт булмаса, шушы яшькә җитәр идем мени, миңа 86 яшь бит инде.

х х х

Мостаевларны шушы матур бәйрәмнәре белән котлап, редакциядән кечкенә бүләк тә тапшырдык. Бу матур парга арытабан да ныклы саулыкта, иминлектә тигез, бәхетле гомер телибез.

С.МОРАТОВА.
Читайте нас: