+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 июль 2018, 11:57

Башкортстанда актив гаиләләр 600 мең сум ота ала

Башкортстанда “Ел гаиләсе” Русия конкурсының төбәк этабы башлануы турында белдерделәр.

өбәк Хөкүмәте боерыгына ярашлы, социаль актив гаиләләр арасында “Үрнәк ал” конкурсы 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә.


Әлеге вакытта конкурсның шартлары һәм комиссия составы раслана.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына җиңүчегә җиңел автомобиль сатып алу өчен 600 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә кушылган. Акчаны Башкортстан Хөкүмәтенең резерв фондыннан алу күзалланган.

Гаиләләргә ярдәм итүгә төбәктә республика казнасыннан ел саен 10 миллиард сумнан артык акча бүленә.
Читайте нас: