+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 июль 2018, 11:16

Авылымның гәүһәр ташы

Тирә-юньне яшеллеккә күмүче җәй айларын да көтеп алдык. Бу мәлдә бар табигать ямьләнә, күңел күзләре дә яктырып, яңа хисләр, уй-тойгылар уяна.

Туган авылыма кайтсам, су буйларын, авыл урамын карап әйләнәм. Чәрмәсәнгә карап, гомер йомгагым чорналган хәтер җепләрен сүтәм. Артта калган балачак, үсмер еллар бер-бер артлы күз алдымнан үтә, ул вакытлар бүгенгедәй хәтердә сакланган, сагындырган.

Авыл халкының көч җитмәслек авыр тормышын уйлап, урамнарны буйлыйм. Шау-гөр килеп дөнья куган авылым кешеләре, күршеләрем һаман да сәламләп кала сымак мине.

Ходайдан ярдәм сорап, киләчәккә якты өмет баглап яшәгән әтием, әнием һәм дә башка бик күп күршеләрем якты дөньяны калдырып, мәңге кайтмас юлга киттеләр.

Минем шатлыкларым да, кайгыларым да авылым белән бәйле. Юклык белән яшәлде, әмма авыл халкының бер-берсенә мөнәсәбәте сокланырлык иде. Капка-ишекләр ачык, кайгы-шатлыклар уртак булды. Күмәк көч таләп иткән эшләр өмә белән бергәләп эшләнде, өй котлау, армия сафларына егетләрне озату, туй мәҗлесләре, бәби туганын көтеп алу туган-тумачаның гына түгел, күрше-тирәнең дә катнашлыгы белән үткәрелеп килде. Килен төшерү мизгелләре аеруча күңелле үтә торган иде. Килен булып төшкән кызга: төшкән җиреңдә таш бул, дип теләкләр теләнә торган иде.

Тормыш юлын менә шундый изге теләкләр белән башлаган, килен булып төшкән нигезендә таш булган Фәймә җиңгәбез хакында язып үтмәкче булам. Аны безнең авылда белмәгән кеше юк.

Авыл халкына гомере буе намус белән хезмәт итте, олы хөрмәт яулаган почтальонка булды. Бу эшне унике ел буе башкарып, „Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булган кеше ул.

Кемгә кем хат язганын, әлбәттә, почтальон гына белә. Мәхәббәт хатларын китерүче дә ул. Һәр йортка күпме газета-журналлар, башка корреспонденция тарата бу тынгысыз һөнәр иясе.

Кайгылы хәбәр китергән телеграммалар да булды, һәркем белән бергә кайгыра белде, шатлыклы хәбәргә сөенде.

Почтада эшләү дәверендә авылны ничәмә тапкыр урарга, күпме километрлар үтәргә һәм тонналап газета-журналлар таратырга туры килә аңа.

Күп кенә яшь кызлар калага барып, ак калач ашарга хыялланган вакытта, безнең авылга килен булып төшә ул. Шулай итеп, элекке Табанлыкүлнең татар милләтеннән булган кызы безнең авыл егете Вилданов Гатаулла абый белән чәчләрен чәчкә бәйләп, озын тормыш юлын матур пар булып үттеләр.

1949 елның бер көнендә Гатаулла абый әлеге Бүздәк район үзәгендә Сафиулла Котышев йортына фатирга керә, чөнки авылга кайтырга олау юк, ә юл озын. Менә шул чак ике яшь йөрәк очрашып, бер-берсен ошаталар. Кызларны гашыйк итәрлек буй-сынлы, хәрби киемдәге чибәр башкорт егете безнең Фәймә җиңгәбезнең күңелен яулый һәм егет уйламаган җирдән, отпускага кайтып барганда үзенең гомерлек тормыш юлдашын очрата һәм аны калдырып, хезмәтен дәвам итәргә китә.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Гатаулла абый 1950 елда гына хәрби хезмәтен тутырып, авылга кайта. Әтисе Хаҗиәхмәт сугышта һәлак була, ә әнисе авыр чирдән дөнья куя. Гатаулла абыйның ятим калган өч туганын—Шәмсулла, Хөснулла, Нәгыймәне карау Фәймә җиңгә иңенә төшә, иренең хезмәтен тутырып кайтуын ул шулай көтә.

Гатаулла абый җиң сызганып авыл тормышына тотына. Җиңгәбез Фәймә белән башта колхоз, соңыннан совхоз эшләрендә булалар. Гатаулла абый исәп-хисап таләп ителгән эшләрне башкара. Ындыр табагында үлчәгечтә, склад мөдире булып эшли, мал фермасында эшләүдән дә баш тартмый, ындыр табагы мөдире, хәзерләүче дә була. Һәркайда үзен өлгеле итеп күрсәтә, һәр эшне тәртип белән, пөхтә итеп башкара.

Бәлки, шуңа күрәдер почтальон булып эшләү дә алар иңенә төшә. Бу эшне алар бөтен гаилә белән башкардылар дисәк тә дөрес булыр. Гатаулла абый ат белән Батыршадан почта ташыды, аны Кләтаяк, Каранай авыллары почтальонына бүлеп бирергә, санап тапшырырга кирәк була. „Алардан башка бу авыр, җаваплы эшне вакытында үтәп чыгу мөмкин булмас иде”,— дип искә ала Фәймә җиңгә балаларының ярдәмен.

Һәр корреспонденцияне вакытында хуҗасына җиткерү өчен, барлык көчен салып эшли алар. Вакытында пенсиясен көтеп торган авыл картлары һәм карчыклары аларны зур хөрмәт белән каршылап, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр белән озатып калалар.

Эш белән тәрбия алган балалар (өч кыз һәм өч ул) ата-инәйгә итагатьле, ярдәмчел булып үстеләр. Һәркайсы тормышта үз юлын табып, үз дөньяларын матур итеп алып баралар. Бик матур, үзләре кебек уңган 13 оныкларына һәм 17 бүләләренә куанып яшәделәр Гатаулла абый белән Фәймә җиңгәм.

Әмма тормыш бик аяусыз шул— Гатаулла абый үлеп китте, яшь кенә көе һәлак булган ике оныкларының да кайгысын күрә алар. Гатаулла абый үз дәверендә авыл магазинында сатучы булып та эшләп алды. Бу эшкә ул үзенең кызларын да өйрәтте. Өч кызы да бухгалтер һөнәре алдылар. Рәйсә белән Рима бүгенге көндә үз магазиннарында саталар, авыл халкына хезмәт итәләр. Райлә Хабаровск өлкәсендә бухгалтер булып эшләп, пенсиягә чыгып, авылга кайтып яши башлады. Радик исемле уллары газ хезмәтендә эшли, авыл халкына һәрьяклап үз ярдәмен күрсәтә. Вил уллары Себер тарафларында эшли. Һәркайсының дөньялары бик матур.

Әмма гел куаныч-шатлыклардан гына тормый шул тормыш. Гомер буе авыл халкына хезмәт иткән бу гаиләгә тормышның ачысын-төчесен татырга туры килә.

Иренең үлеме, оныкларының яшьли гүр иясе булуы, шулай ук олы улы Рифнең һәм килене Әсманың, кияве Камилнең бу якты дөнья белән бик иртә хушлашулары Фәймә җиңгәне нык тетрәндерде. Әмма ул бирешмәскә, нык булырга, балаларының ярдәмен тоеп яшәргә тырышты. Балалары, чынлап та, бик ярдәмчелләр, игелеклеләр.

Сугыш елларының авырлыгын күреп үскән, һәркем фронт өчен, җиңү өчен, дип тырышып эшләгән Фәймә җиңгәбез хөкүмәтебез тарафыннан Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнүгә лаек була.

Авылда аңа „Фәймә апа” дип дәшәләр, ә мин бәләкәйдән, әтием-әнием өйрәткәнчә, җиңгә дип әйтергә күнеккәнмен. Гатаулла абый белән безнең Уелдан, Давыт картларга бәйле нәсел җебебез бар.

Авыл халкы Фәймә җиңгәбезне нык хөрмәт итте. Авылны ничә кат урый, аяклары ничек түзә, авыр почта сумкасын ничек күтәрергә кирәк, дип сөйләнгән авыл карчыкларын үзем ишеткәнем булды.

Мин үзем авылга кайткан саен, кереп аның хәлен беләм. Күргән саен кочагын җәеп каршы ала, тиз арада чәен кайнатып, өстәл әзерли башлый. Әллә яратып, әллә жәлләп бик яхшы мөнәсәбәттә булды ул миңа карата. Моңа, бәлки, минем әниемнең бу дөньядан бик иртә китүе дә сәбәпче булгандыр.

Җиңгәбезнең әнисе Гайникамал әби олы яшькә җиткәнче яшәде. Һәрчак кызы белән киявенә кунакка килер иде.

Шул чакта авылның карчыкларын кунак янына чәйгә чакыралар.

Тәмле-тәмле камыр ризыклары пешерелгән, мул сыйлы өстәл янына җыелып, күрше-күлән, туган-тумача чәй эчәләр. Аларның пешергән тәмле ризыкларын мактап сөйлиләр иде. Фәймә җиңгәнең өс-башы бик чиста булуына да бик күпләр соклана иде. Һәрчак башында ап-ак яулык, билендә шундый ук ап-ак чигүле алъяпкыч булыр иде.

1928 елның ямьле җәендә—1 июль көнендә туып, район үзәгендә үсеп, буй җиткергән, катлаулы тормыш юлы үткән матур, чибәр җиңгәбезгә 90 яшь тула. Аның гомер елы елга агышына тиң. Елгаларның да бит шаулап, ташып, ярыннан чыгып аккан чагы була, кайчак җай гына, талгын гына дәвам итә юлын..

Тик безнең Фәймә җиңгәбез үз ярыннан тайпылмады, килен булып төшкән башкорт авылын үз төяге итте.

Уңган, тырыш һәм дә матур балаларына, оныкларына сокланып, сөенеп, бәхетле гомер кичерә ул. Әти-әнигә балалар хөрмәтен күрүдән дә зур байлык юк, бу—үзе олы бәхет.

90 яшькә җитү генә түгел, бөтен авыл халкының хөрмәтен яулау да зур тырышлык, ачыклык, уңганлык, тирән акыл таләп итә.

Балачакта Гатаулла абый үзенең кызлары белән мине ат арбасына утыртып, җиләк җыярга урманга алып барыр иде. Өлкәннәр почта аты өчен печән чабалар, ә без— бала-чага җиләк җыябыз. Үсә төшкәч печән ташый башладык. Фәймә җиңгә яланда казан асып, аш пешерә, шунда өлкәннәр белән бергә без дә аш ашап тамак ялгыйбыз. Шуннан арбага утырып, юл буена җырлап кайтабыз. Ул чакта кайгы-хәсрәт белмәгән самими яшь балалар идек, алдагы тормышның тагы да яхшырак, ямьлерәк булырына ышанып яшәдек.

Башкорт авылының гәүһәр ташына әйләнгән Фәймә җиңгәбезне олы бәйрәме белән котлап, алдагы гомерен дә сәламәтлектә, җан тынычлыгында балалары хөрмәтендә үткәрүен теләп калам.

Зәкирә СИТДЫЙКОВА, Канлы-Төркәй-Нижневартовск.
Читайте нас: