+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 июль 2018, 17:44

Яңартылган юлдан

Бүздәк-Дәүләкән юлының район үзәгендәге тимер юл кичүе өлешеннән көн саен берничә йөзләгән машина уза.

Шуңа да бу юлның Октябрьская урамындагы өлеше ел саен яраксыз хәлгә килә. Юлның „Встреча” кафесыннан алып Вокзальная урамы белән кисешенә кадәрге өлеше гамәлдә ел саен җиңелчә ремонтлана, әмма киләсе елга ул янә йөрмәслек хәлгә килә.

—Кызганычка каршы, юлның бу участогы әлегә кадәр „хуҗасыз” булды һәм юл оешмалары тарафыннан хезмәтләндерелмәде,—ди район хакимияте башлыгы А.Арсланов. —Шуңа да Октябрьская урамындагы юлны тәртипкә китерү өчен, „Ханты-Мансийскдорстрой” җәмгыяте Уфа прораб юл төзелеше участогының Бүздәк участогы һәм Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе җитәкчелеге белән бу юлга тоташ асфальт салу турында килешенде.

Ханты-Мансийскийның „М-5” трассасын реконструкцияләүче юлчылары моның өчен 40 машина асфальт бирделәр. Узган ял көннәрендә Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре аны тиз арада җәйделәр.

Кичә тигез һәм матур юлдан машиналар бернинди тоткарлыксыз йөри иде инде.

—Юл начар булганлыктан, биредән йөрү бик кыен иде. Хәзер тигез юлдан узуы ук күңелле. Көн саен биредән узып йөрүче шоферлар хакында хәстәрлек күргән һәм төзекләндерү эшен кайгырткан өчен, зур рәхмәт,—ди канәгатьлек белән шофер К.Хәбиров.

Быел районда юллар төзү һәм ремонтлау буенча зур күләмле эш башкарыла. Юл фондыннан бүленгән 42 миллион сум акчага авыл эчендәге автомобиль юллары ремонтлана.

—Ун авыл биләмәсе территориясендә бу программа буенча 20 урам юлы яңартылачак,—ди район җитәкчесе Азат Маратович.—Шушы көннәрдә Күзәй авылы урамнарына комташ салу тәмамланды. Подряд оешмасы булган „БЭКК” җәмгыяте эшне Иске Таулар авылында дәвам итәчәк. Бу көннәрдә Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе Бүздәк-Шланлыкул юлын асфальтлау эшен югары темпларда алып бара.

Д.ТУКТАМЫШЕВ.
Читайте нас: