+10 °С
Ясно
Общество
21 Июня 2018, 13:30

1 июльдән коммуналь хезмәтләргә түләү арта

Башкортстанда, тоташ илдәге кебек, 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуы көтелә. Республикада яшәүчеләрнең бу өлкәгә чыгымнары уртача 5,9 процентка күтәрелүе ихтимал.

Добавить в предпочтительные источники Google
Салкын су тәэминаты хезмәтләре өчен кубометрына 23,77 сум урынына 25 сум (1,23 сумга күбрәк) түләргә туры киләчәк, су бүлү хезмәте өчен 23,82 сумнан 29,78 сумга кадәр (5,96 сумга күбрәк) күтәрелә.
Җылыту 2057,45 сумга кадәр кыйммәтләнә, әлегесеннән 79,13 сумга күбрәк.
Электр плитәләре булган йортлар өчен электрның кВт-сәгате өчен 2,01 сум урынына – 2,11 сум, электр плитәләре булмаган йортларга киловатт хакы 2,87дән 3,01 сумга арта.
Читайте нас