+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
20 июнь 2018, 12:17

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары

Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауны тәгаенләү турында

“Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 10 статьясның 8 пункты, Башкортстан Республикасы Сайлаулар турында кодексының 10 статьясының 7нче кисәге нигезендә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карар итә:
1. Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауларны 2018 елның 9 сентябренә тәгаенләргә.
2. Әлеге карарны “Республика Башкортостан”, “Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзитләрендә бастырырга.
3. Әлеге карар үтәлешенә контрольлек итүне Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Х. А. Вәлиевка йөкләтергә.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Х. А. Вәлиев.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре М. Б. Долматова.
18 июнь, 2018 ел.
№42/1-6.
Читайте нас: