+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 июнь 2018, 12:24

Бакча җиләген үзебезчә тукландырыйк!

Барлык яклап та файдалы, экологик чиста уңыш алу өчен химик ашламалардан баш тартып, кул астындагы зарарсыз, гадәти әйберләрне кулланырга була.

Бакча җиләген тукландыру өчен икмәк күәсен болай әзерлиләр: бер чиләк суга (10 литр) 2 килограмм чамасы сохари салып, 3-4 көнгә җылы урынга әчетергә куялар. Әзер күәсне яхшылап бутагач, сөзмичә генә һәр 10 литр чиста суга яртышар литр кушалар. Әзер ашламаны һәр төпкә яртышар литр чамасы сибәләр.
Тагын бер төрле ашлама әзерләү өчен ярты килограмм прессланган чүпрәне 10 литр җылымса суда болгата-болгата эретәбез. Һәр 10 литр чиста суга яртышар литр эремә кушып, җиләк төпләренә сибеп чыгабыз. Бакча җиләген өйдә әзерләнгән мондый ашлама белән өч тапкыр тукландырырга кирәк.
Читайте нас: