+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 июнь 2018, 12:44

Стрессның да уңай ягы бар

Балачагында стресс кичергән балаларның баш миенең кайбер өлешләре үсмер вакытында тизрәк үсешә.

Мондый ачышны Нидерланды тикшеренүчеләре ясаган.
Тикшеренүләр 20 ел дәвам иткән. Шушы вакытта балаларның ата-аналары, яшьтәшләре белән аралашуын анализлаганнар һәм даими магнит-резонанс томографиясе үткәргәннәр. Ата-аналары балаларның кайчан һәм нинди стресс белән очрашулары турында сөйләп барган.
Нәтиҗәдә, галимнәр кече яшьтә бик еш стресс белән очрашкан балаларның баш миендә соры матдә барлыкка килүе кими һәм ми тизрәк үсешә башлый дигән фикергә килгән. Бу ачыш бары тик 5-18 яшьлекләргә генә кагыла. Өлкән яшьтәгеләрнең баш миенә стресс андый йогынты ясамый.
Читайте нас: