+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 июнь 2018, 12:32

Ленара Иванова озак яшәүнең серен ачты бит

Башкортстан Республикасының гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова Русия Хөкүмәтенең пенсия яшен арттыру турындагы карарына карата үз фикерен белдерде.

Аның уенча, әлеге карар халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртуга этәргеч бирәчәк.
Ленара Иванова белдерүенчә, БДБ илләре арасында Русия иң соңгылардан булып пенсиягә чыгу яшен арттырды. Икътисади яктан да бу дөрес гамәл.
Хезмәт базарына да Хөкүмәтнең әлеге карары уңай йогынты ясаячак. Беркемгә дә сер түгел, хезмәт коллективларына җитәкчеләр 40-45 яшьлекләрне өлкәннәр исәбенә кертеп, яшьрәкләрне алырга тырыша. Бу турыда рәсми әйтелми, ләкин дөресе шулай. Пенсиягә чыгу яшен арттыргач, мондый хезмәткәрләр яшьләр исәбендә булачак. Русия Хөкүмәтенең өлкән яшьтәгеләр өчен стратегик планы дөрес юнәлештә. Алар актив хезмәттә булачак, дигән сүз. Ә актив хезмәт – озак яшәүнең нигезе.
Бүгенге көндә пенсиягә чыккан халыкның 50 проценты берничә ел коллективта эшләвен дәвам итә. Бу гомер озынлыгына китерүче сәбәпләрнең берсе булып тора. 55-60 яшьтә пенсиягә чыгу үткән гасырның 20нче елларыннан соң кабул ителгән, ә ул вакытта Русиядә уртача гомер озынлыгы 43 яшь булган, бүген гомер озынлыгы – 73 яшь. Пенсиягә чыгу вакыты үзгәрешсез калды. Шулай булгач, пенсия яшен арттыру дөрес карар. Сер түгел, кеше эшли икән, ул сәламәт, хәрәкәтчән, баш мие эшчәнлеге яхшыра. Димәк, кеше озын гомерле була, дип белдерде Ленара Иванова.
Читайте нас: