+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 июнь 2018, 12:54

Балагызга бал бирегез!

Балалар төнлә бәвелен тотмау — киң таралган очрак. 2 яшьләр тирәсендә сабый көндез чүлмәк сорый башлый, ә 3 яшьләрдә, бәвел бүлеп чыгару вакыты җиткәч, төнлә уяна.

Әгәр бала 3 яшьтән соң урын-җирне юешли икән, бу инде зур проблема. Баланың үзен генә түгел, гаиләдәге һәр кешене борчуга сала.
Беренче чиратта игътибарны ата-аналарның үзләренә юнәлтик. Гел ашыгучы, кабаланучы, тиз кызып китүчән кешеләрнең баласы еш кына шундый була. Шунлыктан, нарасыйны дәвалаганчы ата-анага үзен тәртипкә китерү зарур, чөнки гаилә башлыкларының бөтен гадәтләре, чирләре балага йога.
Сабый организмы, гадәттә, төнлә ике тапкыр бәвел бүлеп чыгара. Кайберәүләр — йокыга китеп, 1-2 сәгать узгач, икенче берәүләр таң алдыннан. Бу вакытта бала хәтта уянмаска да мөмкин.
Бу очракта халык медицинасы буенча бал бик файдалы, чөнки ул организмдагы суны чыгармыйча тотып тора. Балның тагын бер яхшы үзенчәлеге — ул кешене тынычландыра. Ашказаны һәм эчәккә уңай тәэсир итә. Бал кеше өчен кирәк булган витаминнарга, микроэлементларга, аминокислотага, шикәргә бик бай.
Төрле чирләрне бал белән дәвалау иң нәтиҗәле алымнарның берсе санала. Аны балага күпме бирергә икәнен һәр ата-ана үзе билгели.



Читайте нас: