+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 июнь 2018, 12:43

Укроп чәе кан басымын төшерә

Иң күп таралган авыруларның берсе – югары кан басымы. Дәвалар өчен бик күп дарулар да бар.

Әмма дарулар күбесе организмга тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә табигать үзе биргән дарулардан файдаланырга кирәк.
Гипертониядән укроп чәе бик файдалы. 1 чәй калагы кипкән укропны 1 стакан кайнаган суга салып, 10 минут төнәтегез. Көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала чирек стакан эчегез. Гипертония өянәге булганда, мондый чәй хәлне җиңеләйтә.
3 атна дәваланганнан соң, тәнәфес ясап, башка үлән төнәтмәсе эчүгә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, чабыр үләне төнәтмәсе дә бик файдалы. Анысы да шул рәвешле ясала, 15 минут төнәтелә. Ләкин анысын көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы гына эчәргә кирәк.
Читайте нас: