+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 июнь 2018, 12:39

Кредит түләр өчен кредит алам...

Башкортстанда яшәүчеләр кредитлар түләү өчен ай саен күпме керемен югалта?

Бу сорауны Кредит тарихы бюросы белгечләре ачыклаган.
Бездә яшәүчеләрнең 8,6 проценты ай саен 60 проценттан да күбрәк керемен кредитлар каплауга юнәлтә икән. Шушы күрсәткеч буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында 16нчы урынны били. Ил буенча халыкның 7,16 проценты хезмәт хакының күп өлешен ай саен банкларга илтә.
Хезмәт хакының зур өлешен кредит каплауга юнәлткән төбәкләр арасында Ырынбур өлкәсе беренчелекне били. Анда бу күрсәткеч 11 процентка тигез. Икенче урында – Красноярск крае (10,3 %). Иң аз күрсәткеч Мәскәүдә (4,1 %) һәм Санкт-Петербургта (4,3%).
Читайте нас: