+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 июнь 2018, 13:03

Путин белән Си Цзиньпин Туймазы “Девон”ының уенын карады

Кичә, 8 июньдә, Кытай Халык Республикасына дәүләт сәфәре кысаларында Русия Презаденты Владимир Путин белән Кытай Рәисе Си Цзиньпин Тяньцзинь шәһәрендә ике илнең балалар-үсмерләр хоккей командалары уенын карады.

Русиядән матчта якташларыбыз, Туймазы шәһәреннән “Девон” командасы катнашты. Анда 2005 елгы малайлар уйный.

Уен башланыр алдыннан дәүләт башлыклары бозга чыкты, уенчылар белән аралашты. Русия Президентына һәм Кытай Рәисенә командаларның свитерларын тапшырылды. Владимир Путин “11” саны язылган кызыллы-сарылы формага ия булды, ул, гадәттә, шушы сан астында бозга чыга. Арытаба алар символик рәвештә шайба ташлауда катнашты, аннары трибунага менеп, уенны карадылар.

“Девон” хоккей командасының Кытайга сәфәре ике илнең балалар хоккеен үстерүдә хезмәттәшлек итү кысаларында үтә. Русия Хоккей федерациясе Кытайга шайбалы хоккейны үстерүдә ярдәм итә. Бу хезмәттәшлек тренер кадрлары белән алмашуны, семинарлар үткәрүне, балалар командалары өчен турнирлар оештыруны үз эченә ала. Балалар хоккеенда инфраструктура булдыру, шугалаклар төзү кебек бурычларны хәл итәчәк уртак программалар әзерләнә.

Шуны да искә алу мөһим, 2022 елда кышкы Олимпия уеннары Пекинда үтәчәк.
Читайте нас: