+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 июнь 2018, 12:04

Бәйрәмнәрдә поликлиникалар ничек эшләячәк?

Бәйрәм көннәрендә медицина ярдәменә мохтаҗ булганнарны дежур табиблар кабул итәчәк.

Республикада 12 һәм 15 июньдә поликлиникалар расланган график буенча эшләячәк. Бу көннәрдә амбулатор-поликлиника учреждениеләре 8-16 сәгатьләрдә пациентларны кабул итәчәк. Өйгә чакыртулар 15 сәгатькә кадәр.
11 һәм 16 июньдә алар шимбә графигы буенча эшләячәк. 10 һәм 17 июнь – ял көннәре.
2нче балалар стоматологиясе поликлиникасында һәм 7нче стоматология поликлиникасында 10-12 һәм 15-17 июньнәрдә Уфада тәүлек әйләнәсенә кичектерелмәс ярдәм буенча хезмәт оештырылачак.
Халыкны стационар дәвалау, вакытында кичектерелмәс һәм планга ярашлы ярдәм күрсәтү өчен күрсәтмәләр буенча урыннар резервы каралган.
Кичектерелмәс медицина ярдәме чакыру өчен номерлар: стационар телефоннан – 03; мобиль телефоннан – 103.
Читайте нас: