Каникуллар башланыр алдыннан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре балалар яшәячәк биналарның хәвефсезлеген, инженер-техник ныгытылуын тикшерде. Шулай ук, балалар лагерьлары һәм ял йортлары хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелгән. Бүгенге көнгә 50 лагерь ял итүчеләр өчен ишекләрен ачкан.