+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 июнь 2018, 17:21

Ургант 7 миллион долларга йорт сатып алган

Телевединиедә билгеле алып баручы Иван Ургант байларның байлары яши торган Мәскәү янындагы Рублевкадан особняк сатып алган.

7 миллион долларга төшкән өч катлы йортта кышкы бакча, кунак блогы, каминлы бүлмә, ачык верандага чыга торган ашханә һәм зур бильярд бүлмәсе бар. Коттедж классик стильдә төзелгән. Аның җире — 50 сутый.
Ургантның әлеге йортыннан башка да фатирлары байтак. Санкт-Петербургта, Мәскәү үзәгендә өч һәм дүрт бүлмәле фатирлары, “Мәскәү-Сити” эш үзәгендә апартаменты һәм Мәскәү янында тагын бер йорты булуы билгеле. Байларның байларча инде...
Читайте нас: