+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 июнь 2018, 13:21

Сәламәтлекне тикшерү өчен ял көне биреләчәк

Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Валерий Рязанский, русиялеләргә план буенча медицина тикшерүе үтәр өчен түләүле махсус ял көне биреләчәк, дип белдерде.

Документка ярашлы, мондый ял көнен хезмәткәрләр өч елга бер тапкыр ала алачак. Рязанский сүзләре буенча, бу чара аеруча өлкән яшьтәге һәм зарарлы җитештерү урыннарында эшләүчеләр өчен мөһим. Профилактик тикшерүләр йөрәкнең ишемик авыруын, шикәр чирен, онкологиянең төрләрен иртә ачыкларга ярдәм итә.

Читайте нас: