+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 июнь 2018, 12:17

"Бөдрә чәчле егет" торты

Бу тортның аталышы да, тәме дә үзенчәлекле.

2 стакан каймакны, 2 стакан шикәрне, уксуста сүндерелгән 1,5 чәй калагы соданы һәм 2 стакан онны яхшылап болгатам һәм алдан кыздырырга куелган духовкага 20-25 минутка пешерергә куям. Ул пешкәнче крем эшли торам. 600 грамм куе кибет каймагына 1 стакан шикәр комы яисә шикәр пудрасы, ярты лимон суты салам да яхшылап болгатам.

Бисквитны пешеп җитү белән кисмим, суынганын көтәм. Шуннан ике бармак башы кадәр шакмакларга кисәм һәм лимонлы-каймаклы кремда коендырам. Өстенә глазурь ягам. Аны болай эшлим: 4 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы какао, 4 аш кашыгы акмайны, 4 аш кашыгы шикәр комын талгын утта эретәм, әмма кайнатып чыгармыйм! Шуны тау сыман өелгән тортның өстенә агызам.

Бу торт бигрәк тә икенче көнне телне йотарлык була.

Хуҗабикәләр, иренмәгез, пешереп карагыз, үкенмәссез!
Читайте нас: