+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 июнь 2018, 13:10

Агыйдел буе тагын да матурланыр

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Агыйдел елгасы ярларын ныгыту һәм төзекләндерү буенча инженерлык челтәрләрен төзү турында киңәшмә үткәрде.

Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар, Уфа шәһәре хакимияте, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.
Заманча проектлау институты директоры Андрей Плакс елга ярын төзекләндерү архитектурасы, дизайны һәм концепциясе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, проектта су басмаучы участокларда стационар элементлар да каралган. Алар арасында – җәмәгать чаралары үткәрү өчен павильон, кафе, спорт инвентарьларын прокатка бирү пункты, йөгерү һәм велосипед юллары. Салават Юлаев һәйкәле янында амфитеатр урнашачак.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов белдерүенчә, әлеге эшләр, тиешле конкурслар үткәрелгәннән соң, август урталарында башланачак. Проектның гомум бәясе 524 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның 508 миллионы – республика бюджетыннан, башкалары шәһәр ресурсларыннан бүленә.
Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, бу эшләрне, шул исәптән әзерлек этабын, үткәрүне тизләтергә кирәк. “Юность” бассейны хуҗасына, шулай ук, тиз арада территорияне төзекләндерү эшенә тотынырга кирәк.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов белдерүенчә, якын киләчәктә ”Юность” бассейныннан Дуслык монументы ягына автомобиль юлының икенче чиратын төзү контрактына кул куелачак. Гидротехник корылмаларны киләчәктә хезмәтләндерү турында сөйләгәндә ул махсуслашкан оешма булдыру кирәклеген белдерде. Рөстәм Хәмитов әлеге идеяне хуплады һәм башка шәһәрләрнең әлеге өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.
Читайте нас: